среда, 20 ноября 2013 г.

татар теле


7нче сыйныф өчен план-конспект
Тема: җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч һәм аның белдерелүе.
Максат: 1)җөмләнең иярчен кисәкләре турында гомуми төшенчә;2) аергыч җөмлә кисәге турында белем формалаштыру;3)фикер йөртү күнекмәләрен үстерү.
Дәреснең тибы: кереш дәрес.
Методы: презентация карау, әңгәмә, төркем белән эш, тестлар чишү, дәреслек белән эш, индивидуаль мөстәкыйль эш.
Җиһазлау: “Татар теле 7” Б. М. Мифтахов, Г. М. Сөнгатов, карточкалар, проектор, компьютер.
Дәрес барышы:
Башлам:
Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Кайсыгыз дежур бүген? Барыгызда бармы? Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз. Бүгенге дәрестә без сезнең белән җөмләнең иярчен кисәкләрен өйрәнүгә кереп китәрбез. Шулай ук әлеге яңа тема буенча күнегүләр, биремнәр башкарырбыз, тест чишәрбез.
Актуальләштерү:
  Укучылар, без үткән дәрестә җөмләнең баш кисәкләре турында сөйләштек. Әйдәгез бергә искә төшереп алыйк.
-         Җөмләнең нинди баш кисәкләре бар? (ия һәм хәбәр)
-         Җөмләнең нинди кисәге ия була? (баш килештәге исем, зат алмашлыгы һәм исем мәгънәсендә килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелгән, башка сүзгә буйсынмаган кем? нәрсә? яки ни? сорауларына җавап бирә )
-         Хәбәр җөмләнең нинди кисәге? (ия турында хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә тоган нишли? нишләде? нишләр? нишләгән? һ.б. сорауларга җавап бирә торган җөмләнең икенче баш кисәге )
Укытучы: Әйе,дөрес, балалар. Хәзер әйдәгез без өйрәнгән, җөмләнең баш кисәкләре буенча белемнәребезне төркем белән башкарыла торган эштә сыныйк. (4  төркемгә бүленә)
  Менә бу текстларда җөмләнең баш кисәкләрен табырга кирәк һәм астына сызырга, ия- бер сызык б/н, хәбәр- ике.
1 төркем. Салкын кыш килде. Карлы бураннар башланды. Якты көннәр кыскарды. Ә айлы төннәр озайды. Кыш матур.
2 төркем. Сагынып көткән яз килә. Җылы җил исә башлады. Кошлар кайта. Көннәр озыная бара. Яз – иң күңелле вакыт.
3 төркем. Ямьле җәй башланды. Җылы көннәр килде. Якты кояш кыздыра. Зәңгәрсу болытлар йөзә. Җәй айлары гүзәл.
4 төркем. Сары көз килеп җитте. Елак яңгырлар башланды. Һава торышы начарланды. Салкын җилләр исә. Рәхимсез кырау төшә. Көз күңелсез.
(3 мин. соң, һәр төркем үз тексты буенча җавап бирә)
Яңа белем формалаштыру:
Укытучы: Әйбәт бик яхшы башкардыгыз.Балалар, әйдәгез, яңа темага күчийк. Сез нинди җөмләнең иярчен кисәкләрен беләсез?(аергыч, тәмамлык, хәл) ә нәрсә соң ул җөмләнең иярчен кисәге?(баш кисәкләрне ачыклап, аларга ияреп килә торган кисәкләрне иярчен кисәкләр дип атыйлар)Ә хәзер экранга игътибар итегез.
 2 слайд. Баш кисәкләрне ачыклап, аларга ияреп килә торган кисәкләрне иярчен кисәкләр дип атыйлар.
3 слайд.Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч.
Укытучы: Бүген без җөмләнең иярчен кисәкләренең аергыч дигәнен өйрәнербез.
4 слайд. Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничә? ничәнче? сорауларының берсенә җавап булган иярчен кисәк аергыч дип атала.
Аергыч ачыклап килгән сүз аерылмыш була.
5 слайд. Газинурның кулы бил каешына сузылды.
Аның үлүенә дүрт ел инде.
Куркак дус дошманнан куркынычрак.
 6 слайд. Аергыч сыйфатлар белән, шулай ук сан, алмашлык, рәвеш, исем яки исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелә: акыллы бала (сыйфат), җиденче класс (сан), күп хезмәт куелган (рәвеш), кешенең кадере (иялек килешендәге исем), йөгерү тизлеге (исем фигыль).
(берәр укучы кагыйдәне укый )
Укытучы: Ә хәзер дәреслектән бер күнегүне башкарып үтик. 44 биттә 63 нче күнегүне эшлибез. Өзекне укып, андагы аергычларны табабыз һәм дәфтәргә язабыз, һәр аергычтан соң җәя эченә аның нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен язып барабыз. Әйдәгез башта дәфтәргә бугенге числоны һәм теманы язып куйык.
63 нче күнегү.
                               Айсылу.
  Айсылуның бу картка торган саен ихтирамы арта бара, ил кайгысын шулай чын күңелдән кайгыртуы аңа аеруча ошый иде.
  Айсылу салкын әйрән эчкәндә, карт белән карчык аның кояшта янып көрәнсу төскә кергән кечерәк битенә, җитез кулларына яратып, якын итеп карап куйдылар. Айсылу үзенең балачагын, ата-анасын хәтерләде. Үзендә бу кешеләргә карата ата-анага булган якынлык сыман бер җылы хис тойды.(Г. Бәширов)
Укытучы: Эшләп бетердегезме? Әйдәгез хәзер бер аз ял итеп алабыз. Басабыз.
Физкультминутка.
Ял итеп алдык. Ә хәзер карточкалар белән эшләп алыйк.
Җөмләләрдә аергычларны табып аларның асларына сызабыз. Аның нинди сүзне ачыклап килүен күрсәтәбез(тактага язып күрсәтелә якты нур), менә шундый рәвештә, Һәм нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен өстенә язып куябыз.
1 карточка. Таңнан башланган кар туктамады, яуды да яуды. Җир йөзе йомшак аклык белән капланды. Киң аланнар, биек таулар, урманнар, болыннар – һәммәсе карның үзенә бер яңа матурлыгы белән белән агардылар.Агачларның ботаклары яңа, йомшак ак мамыкларга төренделәр, калын- калын ак мендәрләр кебек,үзавырлыкларын үзләре күтәрә алмый,түбәнгә таба салына башладылар.
2 карточка. Тирә якта көз хакимлек итә. Агачлар кызгылт-сары яфраклар белән бизәлгәннәр. Кайбер яшь каеннар гына, курше карачкыл- яшел чыршыдан үрнәк алган кебек, үзләренең нәфис, саф яшеллекләрен күптән югалтканнар, көзнең кырыс кагыйдәләренә буйсына башлаганнар.
3 карточка. Тау битләрендә умырзаялар бөгелеп утырган вакыт. Рустагы подснежник түгел бу – анысы аның исемсез генә, иссез генә, сыек кына буынлы бер ак чәчәк. Ә умырзая бөтенләй икенче: ныкча, йөнтәс сабаклы, кабарынкы, йомшак купшы таҗлы, көтүе белән уралып ятмыйча, анда-монда гына күренгәли торган язгы чәчәк ул.
(берничә укучының карточка буенча җаваплары тыңлап үтелә)
Укытучы: Балалар, әйдәгез соңгы эш итеп бүген ниләр үткәнне кабатлау өчен дәфтәргә кечкенә генә тест эшләп алабыз. Тест сораулары экранда.
7-11 слайдлар.
Тест:
1.Аергычлар...
А) җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә? , нәрсәгә?, кемнән?, нәрсәдән? һ.б. сорауларының берсенә җавап булып килә торган иярчен кисәк.
Б) җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче нинди?, кайсы?, кемнең? һ.б. сорауларының берсенә җавап булган иярчен кисәк.
2.Түбәндәге сорауларның кайсысы аергычныкы түгел?
А)кайсы? Б)ничә? В)нәрсәне? Г)нинди?
3.Бу җөмләдә рәвеш белән белдерелгән аергыч бармы?
Кечкенә Алсу күп эшләгән бүген.
А)юк Б) бар, кечкенә В) бап,күп Г)бар, бүген
4.Аергыч нинди сүз төркеме белән белдерелгән?
Әнинең яулыгы
А) баш килештәге исем
Б) иялек килешендәге исем
В) сыйфат
5. Бу җөмләдә ничә аергыч бар?
Зәңгәрсу кар өстендә март кояшының якты нурлары уйный.
А) 3 Б) 4 В) 2 Г) 1
Йомгаклау:
Укытучы: Аергыч темасын өйрәнүне алдагы дәресләрдә дәвам итәрбез. Хәзергә өй эшләрен алыгыз.
1.   Дәреслектәге кагыйдәләрне өйрәнергә
2.   Иҗади эш “Әни” темасына кечкенә генә хикәя язабыз. Әмма хикәя төзегәндә җөмләләрегездә аергычлар булуга игътибар итәргә кирәк.
Моны куш биттә эшләрсез, дәфтәрләрне җыябыз, карточкаларны дәфтәргә тыгыгыз.
Балалар өй эше буенча сорауларыгыз бармы? Билгеләрне дәфтәрләрегезне тикшергәч куярмын. Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт. Саубулыгыз, чыгарга мөмкин.



Җөмләнең иярчен кисәкләре темасына тест